Автор | Хәбәр |
|
| |
Хәбәр: 27
Теркәлгән: 20.11.08
Репутация:
0
|
|
Җибәрелгән: 02.04.09 16:31. Баш исем: Язганнарым - ихластан
Мозилла берничек тә кертми сайтыгызга, Рәшит абый. Журналын да чистартып карадым. Опера кертте, беренче битен генә карап калырга өлгердем, компьютер белән әллә нәрсәләр булып бетте (эленеп калды, әллә нинди язулар)... Ниһаять, ИЕ белән ачтым, ачтым да шаккттым: айлар буе керә алмаганмын, ахры, сезгә. Фотошоп буенча "читтән торып уку бүлеге" ачып җибәргәнсез, флешта әллә ниләр майтаргансыз, искитмәле. Каян вакыт табасыз боларга? Миңа "шаян фотолар" ыгыз ошады, глитор белән күләмле язуларны минем башлангычта укучы кызым да бик теләп өйрәнер иде, теләге бар. Рәхмәт Сезгә хезмәтегез өчен.
|
|
|
Җаваплар - 18
, бит:
1
2
All
[яңаларын гына]
|
|
|
| |
Хәбәр: 300
Теркәлгән: 19.02.08
Репутация:
0
|
|
Җибәрелгән: 03.04.09 11:22. Баш исем: Глиторлар ясау турын..
Глиторлар ясау турында мәкалә бар, күләмле текст турында әлегә юк, кирәк дип тапсагыз, шул рәсем астына дәвам итәрмен, бу турыда хәбәр итегез. Мактавыгыз өчен рәхмәт, сайтка керә алганыгыз өчен дә шатмын. Әлеге дә баягы, тиешсез эшләр өчен таяк ашыймдыр инде.
|
|
|
|
| |
Хәбәр: 301
Теркәлгән: 19.02.08
Репутация:
0
|
|
Җибәрелгән: 04.04.09 07:18. Баш исем: Шаян фотоларга килг&..
Шаян фотоларга килгәндә, анысы Флеш МХ программасы, 8 нче версиядә эшләнде, AS2 кулланып. "Нәрсә соң бу?" эшен бераз гына үзгәртеп җибәрәм, пыяла шар эченә кечкенә йолдызчыклар куйдым.
|
|
|
|
| |
Хәбәр: 302
Теркәлгән: 19.02.08
Репутация:
0
|
|
Җибәрелгән: 07.04.09 10:45. Баш исем: Бүген тагын са..
Бүген тагын сайтны "дәвалау" белән шөгыльләндем, әгәр керә алсагыз - хәбәр язарсыз дип ышанып калам инде.
|
|
|
|
| |
Хәбәр: 28
Теркәлгән: 20.11.08
Репутация:
0
|
|
Җибәрелгән: 07.04.09 23:59. Баш исем: Күләмле ..
Күләмле текстлар да ясарга өйрәтерсез дип ышанып калам, Рәшит абый. Ялтыраучы рәсемне кызым өйрәнеп азаплана (бүген, ниһаять, сайтыгыз ачылды, бары ИЕ ярдәмендә генә кереп була).
|
|
|
|
| |
Хәбәр: 303
Теркәлгән: 19.02.08
Репутация:
0
|
|
Җибәрелгән: 08.04.09 07:24. Баш исем: Ярар, өйр|..
Ярар, өйрәнербез, теләк булса барысы да булыр. "Ялтыраучы" рәсем нинди рәсем ул? Ә күләмле текст турында шул текст артыннан дәвам итәрмен - шулай җайлырак булыр, өлгергән кадәресен шунда куеп барырмын.
|
|
|
|
| |
Хәбәр: 29
Теркәлгән: 20.11.08
Репутация:
0
|
|
Җибәрелгән: 08.04.09 13:34. Баш исем: Глитор ясау диг|..
Глитор ясау дигәнегезне ялтыраучы рәсем ясау дип тәрҗемә иткән идем үземчә, җемелдәү эффекты дию бәлки дөресрәктер?
|
|
|
|
| |
Хәбәр: 304
Теркәлгән: 19.02.08
Репутация:
0
|
|
Җибәрелгән: 09.04.09 07:59. Баш исем: Аңлашылды... К..
Аңлашылды... Күләмле текстны ачып карагыз - эш бар Сезгә!
|
|
|
|
| |
Хәбәр: 305
Теркәлгән: 19.02.08
Репутация:
0
|
|
Җибәрелгән: 09.04.09 08:23. Баш исем: Сайттагы "Кw..
Сайттагы "Күләмле текст" рәсеменә аңлатмалар яза башладым, өйрәнергә теләүчеләр өчен үзенә күрә бер дәрес. Әлегә дәреснең беренче этабы, аннары дәвам итәрбез, кирәк дип тапсагыз.
|
|
|
|
| |
Хәбәр: 307
Теркәлгән: 19.02.08
Репутация:
0
|
|
Җибәрелгән: 09.04.09 08:34. Баш исем: Тагын бер нәрс..
Тагын бер нәрсә онытылган: Сайтта урнаштырылган Фотошоп һәм Флэш программаларында эшләнгән эшләрне ясарга өйрәнергә теләүчеләр була икән - форумда хәбәр итегез - кайсы эш охшады, кайсысын өйрәнү буенча мәкалә кирәк дип табасыз?
|
|
|
|
| |
Хәбәр: 30
Теркәлгән: 20.11.08
Репутация:
0
|
|
Җибәрелгән: 09.04.09 14:46. Баш исем: :) Рәхмә..
:) Рәхмәт! Мозилла аша да кереп була хәзер сайтка, саклану ысулын кире төзәтергә кирәктер сайтыгыздан чыккач, шулаймы? Ә эшләрегезгә килгәндә, бик кирәкле эш башкарасыз, Рәшит абый. Фотошопның ш хәрефен дә белмәгән кеше өчен этаплап өйрәтү бик кирәк. Эшләрегезнең барысы да кызыклы минем өчен, чөнки берсен дә ясый белмим шул әле. Фотошопка утырсам, башка бөтен эшне ташлап утырасы булыр шул. Бер башлаган эшне ташларга яратмыйм мин үзем. Хәзергә вакыт бик чамалы: конкурска проект эше әзерләп тапшыру - иң беренче чиратта. Аннан соң Шигырь бәйрәме, сочинениеләр конкурсы, "Зирәк тиен" конкурсы... Фотошоп дәресләренең шушында бар икәнен белеп тору да зур таяныч бит, алынсаң, киңәш сорар, ярдәм итәр кеше булу да өмет бирә.
|
|
|
|
| |
Хәбәр: 308
Теркәлгән: 19.02.08
Репутация:
0
|
|
Җибәрелгән: 10.04.09 09:16. Баш исем: Ярдәм итә..
Ярдәм итәргә була, әгәр теләүче булса. Эшләрегездә уңышлар телим.
|
|
|
|
|
| |
Хәбәр: 314
Теркәлгән: 19.02.08
Репутация:
0
|
|
Җибәрелгән: 25.04.09 07:25. Баш исем: Мин дә!
Сайтка карар өчен, сезнең фикерләрне дә ишетәсе килеп, Мин дә! дигән эш куйдым, карап чыгыгыз.
|
|
|
|
| |
Хәбәр: 32
Теркәлгән: 20.11.08
Репутация:
0
|
|
Җибәрелгән: 30.04.09 15:46. Баш исем: Тылсымчыдыр Сез, Р..
Тылсымчыдыр Сез, Рәшит абый?! Ә Фотошоп - тылсым таягы (оста кулында гына эшли торган). :)
|
|
|
|
| |
Хәбәр: 317
Теркәлгән: 19.02.08
Репутация:
0
|
|
Җибәрелгән: 04.05.09 08:44. Баш исем: Ну саламны оста кыст..
Ну саламны оста кыстыра беләсез, валлаһи! Шулай булса да рәхмәт инде...
|
|
|
|
| |
Хәбәр: 34
Теркәлгән: 20.11.08
Репутация:
0
|
|
Җибәрелгән: 04.05.09 09:48. Баш исем: Фотошопның Ф х..
Фотошопның Ф хәрефенә дә баш җитеп бетми әле, Рәшит абый. 400Х400 үлчәмле буш шакмак ясаганнан соң, шуны градиентлы фон белән тутыра белеп булмый. Фонның бөтен язуларын чыгарган кебек инде югыйсә...
|
|
|
Җаваплар - 18
, бит:
1
2
All
[яңаларын гына]
|
|