АвторХәбәр
администратор




Хәбәр: 324
Теркәлгән: 19.02.08
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 28.11.09 16:37. Баш исем: Гомәр Хәйямнең Нури Арсланов тәрҗемә иткән робагыйлары


*
Хәким без дип, горур түш какты күпләр,
Әзәл серен беләм дип бакты күпләр;
Галәм аслын ачалмый алҗып-арып,
Кәфен чорнап, ләхеткә ятты күпләр.
*
Фәләк мәйдан иде хикмәтле башка,
Порагында акылның очты башта;
Ә соңра баш иде, үз аслын аңлап,
Фәләктәй калды тәмам аптырашта.
*
Бүгенгенең яше-карты бетәчәк -
Караңгы гүрне һәркем җай итәчәк;
Берәү дә мәңге тормый: киттеләр бит,
Китәрбез без дә, килгәннәр - китәчәк.
*
Чәчәк булмаса ни, ярый сабы да,
Кояш юкта ярый учак яны да;
Чапан, чалма, шәехләр булмаса ни -
Ярый зөннары да, чиркәү чаңы да.
*
Әвәләп туфрагыннан, бер ходаем
Җан өргән, биргән адәм-зат чыраен;
Яман-яхшымны алдан билгеләгән,
Минем гаебем нидә соң, ни кылаем?
*
Кем ул елмаю биргән күңеле шатка,
Ә моңлыны көендергән нахакка?
Бәхет бирмәсә безгә, тынгы бирсен, -
Берәүләр бит яши мәңге газапта.
*
Ни үкенеч, файдасызга тормыш иттек,
Төйде язмыш киледә, кайгы чиктек;
Карап та өлгералмый киң җиһанга,
Теләккә җитмичә, үттек тә киттек.
*
Йөзең көләч, сөйкемле, якты, нурлы,
Буең сәрви агачы төсле тугъры...
Төшенмим, тик нигә биргән ходаем
Кире алмак өчен синдәй матурны?
*
Сакый, күңлем ташып чикләрдән ашса,
Түгелмәс, диңгез ул - дулкыннар атса;
Ташып чыгар суфи-чүлмәк муйныннан
Томаналык, әгәр бер тамчы капса.
*
Егетчак дәфтәре язылып та бетте, -
Гомер язы үтеп, кышлар да җитте;
Гүзәл яшьлек исемле котлы шоңкар, -
Кай ара, сизмәдем, - очты да китте...
*
Әгәр, язмышта язганны кубарып,
Язалсам өр-яңаны, ташка ярып,
Куар идем җиһаннан кайгыларны,
Башым күккә тияр иде куанып.
*
Фәләктәге мәкернең шуклыгын бел,
Фани дөньяда дуслар юклыгын бел;
Яшә үзеңчә бер, иртәнге көннән,
Кичәгеңнән бүгенгең хуплыгын бел.
*
Үтеп кыш, аңкый җирдә яз һавасы,
Ача соңгы битен гомерең намәсе;
"Бетәр кайгың - мәй эчсәң", - ди хәкимнәр,
Агу бит кайгы, мәй аның дәвасы.
*
Бирелгән бер генә мизгел хәяттан!
Кулыңнан күпме килсә - шунча шатлан!
Ничек үткәрдисәң - шулай үтәр ул,
Тереклекнең төп аслы шундый, саклан!
*
И балчыкны изә чүлмәкче оста,
Карамый һич тә уйлап - акылы кыска:
Үзе таптап-изеп торган бу балчык
Бабайлар туфрагы бит инде юкса...

Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
Җаваплар - 12 [яңаларын гына]


администратор


Хәбәр: 75
Теркәлгән: 11.03.08
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 28.11.09 21:42. Баш исем: сез нәрсә..


сез нәрсә? г. х. робагыйларынга айырым бер форум бүлеге ачырга "не стоит"! гомумән бер йазучыга да кирәк түгелдер, акъйегет авылы йазучысы булса гына. белем ру форумында әйттем инде г.х. иҗаты турында белгәнемне һәм андагы күрсәтелгән шигырьләренгә тәнкыйт: http://forum.belem.ru/index.php?showtopic=618 . бәлки сез "шигырьләр" дигәнне ачырга теләгәнсездер?

Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә



Хәбәр: 1
Теркәлгән: 28.11.09
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 28.11.09 22:22. Баш исем: шулай аз мени?..


шулай аз мени?

Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
администратор




Хәбәр: 325
Теркәлгән: 19.02.08
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 29.11.09 11:53. Баш исем: 400 дән артык ..


400 дән артык робагые бар Гомәр Хәйямнең, Нури Арсланов тәрҗемәсендә.

Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
администратор




Хәбәр: 326
Теркәлгән: 19.02.08
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 29.11.09 12:41. Баш исем: Дәвамы...


*
Мәй эчмәскә диләр шәгъбанда бер дә,
Рәҗәбтә дә гөнаһка очрый күрмә:
Рәсүл белән ходаныкы бу айлар,
Рамазан - безнеке, эч әйдә көн дә!
*
Бар иттең, һәммәсен бирдең яманга:
Тегермән дә, өй дә, кыр да, ялан да...
Намуслың бер сынык икмәккә мохтаҗ,
Ни үчең бар гарип-мескендә, алла?
*
Гаделсезлеккә баш имә җиһанда,
Кичәге көн өчен сызланма, янма;
Кыйгач кашлың белән бул, эч мәеңне,
Башыңны бер дә юкка утка салма!
*
Галәмнән бихәбәр мәхлукъ булырсың,
Җаның шып-шыр синең - җилдән туыпсың;
Ике юклык арасында торасың,
Тирәң дә буш, үзең дә буш куыксың.
*
Бик үкенеч: аера бит төн якты көннән.
Йә, кем бар, әйтегез, үлгәч терелгән?
Үлекләр хәленең нинди икәнен
Берәү дә әйтмәде кайтып тегеннән.
*
Башы иелә горурның да булып мас,
Чишә серләрне мәй тәмам кылып фаш;
Исерсә мәй эчеп, Иблис тә хәтта
Ияр иде Адәмгә мең кабат баш.
*
Йөзең нурлы, сакый, Җәмшид җамыннан,
Кирәксә, ваз кичәм син дип җанымнан;
Табан астындагы туфракта эзләр
Миңа кыйммәт галәм йолдызларыннан!
*
Туганмын дөньяга, тик нинди файда?
Үләрмен - әмма булмас бер зыян да;
Бирәлмады берәү дә аңлатып, аһ:
Китәргә дип киләбез ник җиһанга?



Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
администратор




Хәбәр: 331
Теркәлгән: 19.02.08
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 16.12.09 09:40. Баш исем: Дәвамы.


Авыз иткәнчә ләззәт шәрабын,
Газап-хәсрәт мәен татып карадым;
Берәүнең дә тозына манмадым нан,
Авыз итми торып бәгърем кәбабын.
*
Шәраб чүлмәге - артык Җәм малыннан,
Мәй артык - изге Мәрьям сыйларыннан;
Күп артык таңда сәрхүшләр авазы
Әбү Сәгыйд вә Әдһәм аһ-зарыннан.
*
Кичә чүлмәкханәгә тугъры килдем,
Гаҗәеп осталарны шунда күрдем;
Ләкин алар изеп торган бу балчык -
Бабамнар туфрагыдыр, сизде күңлем...
*
Бик эчкече диләр, юк бер сүзем дә,
Бозык кеше диләр, юк бер сүзем дә;
Ни әйтмәс бәндәләр, кермим бәхәскә,
Яман-яхшыны бик беләм үзем дә.
*
Тагын күпме янасы да көясе,
Теләк үтәлмичә, җанга тиясе?
Бөтен эшләребез тәкъдир кулында, -
Чыдамый нишләсен хикмәт иясе?..
*
Сакый, чәчәк ата кырлар, болыннар,
Бер атнадан алар, бәлки, сулырлар;
Эчик әйдә: чәчәкләрне өзик без, -
Алар юкка корып әрәм булырлар.
*
Бу бер иске рабат дөнья аталган,
Түрендә төн дә, көн дә җай табалган;
Бу - йөз Җәмшид туеның калдыгы бер,
Бу - гүр, йөзләрчә шат Бәһрамны алган...
*
Китәр өчен киләбез якты көнгә,
Хәят җебен сүтәбез, файда кемгә?
Яшен сукты хисапсыз яхшыларны,
Янып көл булды, чыкмады төтен дә...
*
Галәм серен ачалмый аһ итәбез,
Табышмак ул, - чишалмыйбыз икән без;
Томанлы пәрдә баскан алдыбызга,
Бетәр пәрдә, ләкин без дә бетәбез.
*
Бәхет эзләмә син кыска гомердә,
Бөек Җәм, Кайкубад кайда? - Кабердә;
Яратылмышта булган барлык эшләр -
Хыялда, төштә, борчуда, мәкердә.
*
Табып җаен, ял итсәң бер - тын алсаң,
Озын юлдан яки барсаң да барсаң;
Өмет өзми, тагын меңнәрчә елдан
Яшел үлән булып калкып чыгалсаң!
*
Сакый, сылу сыны алдымда торса,
Хозур суы белән җаным да тулса,
Иса - дус, Зөһрә җырчым булса да, бел:
Кәеф килмәс, күңелгә кайгы кунса.


Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
администратор




Хәбәр: 333
Теркәлгән: 19.02.08
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 31.12.09 12:25. Баш исем: Дәвамы.


Сорат шәраб, башың тулганчы гамъгә,
Тик алданма ваемсызлык белән дә;
Син алтынга саный күрмә үзеңне! -
Казып алмас сине күмгәч берәү дә.
*
Бу кыршауның башы вә ахры булмас, -
Аның очын ачар бәндә табылмас!
Каян килеп, кая эзсез китәбез? -
Аны әйтергә беркем дә алынмас.
*
Хәят ике ишекле - тукталу юк, -
Керәсең дә чыгасың, һич калу юк.
Бәхетле шул - бу җиргә тумаган кем,
Аңа чөнки газапларда яну юк.
*
Бәхәсләшә хәкимнәр, кич вә иртә,
Юл эзләп, кайсы, дип, хаклыкка илтә?
Тавыш яңрар кебек: "Әй сез, наданнар!
Юк ул хаклык, вакыт уздырма тиккә!"



Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә





Хәбәр: 14
Теркәлгән: 09.02.09
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 01.01.10 22:05. Баш исем: Акыллы сүзл..


Акыллы сүзләр!

Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
администратор




Хәбәр: 340
Теркәлгән: 19.02.08
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 11.07.10 11:07. Баш исем: Дәвамы.


Сине тәңре туп иткән, каулый-тукмый.
Тәгәри бир, күңелдә шик тә тотмый,-
Нигә, кая икәне бик белә ул.
Белә тик ул, сине санга да сукмый!
*
Гомер фалын ачып куйдым мин алга,
Хәким әйткән болай: "Әй, бәндә, аңла,
Бәхетле - кем кочагында ярының,
Торырлык булса бер киче ун айга".
*
Авыр гомрең үтәчәк дәм, курыкма,
Бүгенгедә күрәчәктән курыкма;
Шат үткәр көнне, узганны сагынма,
Хафаланма, киләчәктән курыкма.
*
Сизә күңелем, китүдән кайту булмас,
Теге ят дөньяда дуслар табылмас;
Исән чакта булыйкчы бергә-бергә,
Килер бер көн - үлем жәлләп тә тормас.

Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
администратор




Хәбәр: 341
Теркәлгән: 19.02.08
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 11.07.10 17:41. Баш исем: Дәвамы


Җамыңнан мәңгелек мәен эч әйдә,
Уятсын ул хәят ямен, эч әйдә;
Көйдерсә дә уты, шифа сусын ул,
Юып ташлар бөтен гамең, эч әйдә.
*
Гыйлем, хаклык җитешми дип аһ ормыйк,
Ваемлылар булып иңрәп утырмыйк;
Алыйкчы бергәләп җамнарны, әйдә, -
Исермик тә, эчеп, айнык та булмыйк.
*
Нигә хәсрәткә өртергә йөрәкне?
Бәхетле чакта борчулар кирәкме?
Берәү дә белми таңда ни буласын:
Күңел ач, сөй, бүген үтә теләкне.
*
Җиһан көлгә күмелсә дә - пошынма,
Мәй эч тә, кызларын коч, бул эшеңдә;
Газаплар, ялварулар файдасызга -
Кире кайтмады киткән бер кеше дә.

Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
администратор




Хәбәр: 342
Теркәлгән: 19.02.08
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 12.07.10 12:49. Баш исем: Дәвамы


Хәят күрке, аның нигез ташы - без,
Бөтен гыйлем вә мәгърифәт башы - без;
Түгәрәк җирне тиңләсәк йөзеккә,
Моңа шик юк: аның асыл кашы - без.
*
Шәраб эчсәң, хәким-дана белән эч,
Йә күңлең яры - кыз бала белән эч;
Аз-азлап эч, исермә фаш булырлык,
Төшермә абруең, чама белән эч.
*
Яныңда бар ярың, читкә ку шомны,
Кочакла, иркәлә күңел кошыңны,-
Әҗәл җиле исеп койганчы җиргә
Синең гөл төсле кыска тормышыңны.
*
И чыклар ялтырый багъларда - әйбәт!
Минем ярым бүтән ярлардан әйбәт;
Начар тик "үткәнем!" дип сызланулар,
Оныт аны, бүгенгең аннан әйбәт.

Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
администратор




Хәбәр: 343
Теркәлгән: 19.02.08
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 12.07.10 13:00. Баш исем: Дәвамы


Эчәм дару, тәнемнең авыру җаны,
Шәраб эчмәү тик илтә гүргә аны;
Сәер, күпме дарулар эчкәнем бар,
Шәрабтан башканың бар тик зыяны.
*
Ишәр йортларны - бәгърем каны дәрья,
Меңәрләбе авар яшем юганда;
Тулы кан чишмәсе һәр керфегемдә,
Күзем йомсам - җиһан күмлер туфанга.
*
Тыйган бит бар яраткан эштән аллам,
Димәк, мин һич теләккә ирешә алмам;
Гаҗәп, тик Ул гына ни кылса да хак,
Минем һәрбер эшем - язык та ялган...
*
Хәким ирләр җиһанга булды көзге,
Чырагъ төсле бизәде күгебезне;
Кара төнне ахырда балкыталмый,
Сөйләп әкият, алар да йомды күзне.

Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
администратор




Хәбәр: 344
Теркәлгән: 19.02.08
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 13.07.10 09:14. Баш исем: Дәвамы


Бар итте җирне, гөмбәз итте күкне,
Хисапсыз кайгыда иңрәтте күпне;
Ничә ай йөзлене, ахак иренне
Яшерде базга - салкын гүргә кертте.
*
Туар көнгә бүген хаким түгел син,
Киләчәк дип башыңны ватма гел син;
Бүген яшә, әгәр булсаң акыллы,
Яшәү мәңге түгел, шул хәлне бел син.
*
Су тамчысы - суда бөртек генә бер.
Тузанның бөртеген туфрак күмәдер.
Ни мәгънә дөньяга килү-китүдән:
Чебен гомре фәкать бер көн генәдер.
*
Бәхетсез мин - гөнаһтан арыналмыйм,
Шулай да утка-потка табыналмыйм;
Авыртып баш, йөдәтсә таңда макмыр,
Барам мәйханәгә, мәсҗедкә бармыйм.
*
Котыл иртән туасы кайгы-гамънән,
Көнең якты - сөен бүгенге хәлдән;
Ничә мең ел элек киткән адәмнәр
Юлы безгә дә алдан билгеләнгән...
*
Тереклек серләрен белгән адәмгә
Аерма бармыни шатлык вә гамьдә:
Яманлык, яхшылык - дарумы, чирме?-
Үтәчәк бар да эзсез бу галәмдә.
*
Килә мичкәне бер җамга саласым,
Ике җамнан тәмам баеп каласым;
Элек талак итеп динне, акылны,
Кәләшкә яшь йөзем кызы аласым.
*
Үтеп бара гомер кәрваны чүлләп,
Кәеф-сафа белән үтсә көнең - шәп;
Китер шәраб, сакый! Үтеп бара төн,
Кыямәт бер килер, дип торма шүрләп.
*
Кояш атты офыкка алтын аркан,
Ә күк җамына шаһ таң мөһре салган,
"Күтәр җамнарны", - ди гашрәт авазы, -
Бөтен җир тирбәлә бу шат аваздан.
*
Акыллы, шик тә юк, без, мөфти, синнән,
Мәй эчсәк тә, аек без, мөфти синнән;
Сусын безгә йөзем суы, сиңа - кан,
Димәк, син ул явыз - ил канын имгән.
*
Хәят ялганына күпме түзәргә?
Ничек әчегән шәрабыннан бизәргә!
Әзер мин бер йотым нәкъ шул шәрабтай
Хәятым калдыгын җиргә түгәргә.
*
Йөрәккә бер сылу кыз салды яра.
Тик ул башкага гыйшкыннан дивана;
Табибым дип дәва көтсәм мин аннан,
Үзе сырхау икән лә ул бичара.
*
Бер уртлам мәй - Кабус малыннан артык.
Кубад таҗы вә Тус даныннан артык;
Таң алдында гашыйклар назы, аһы
Гыйбадәттәгеләр зарыннан артык.
*
Оныт син алтмышыңнан ашканыңны,
Кәефле каршыла һәрбер таңыңны;
Ясалганчы башыңнан җам йә чүлмәк,
Кочып мәй чүлмәгеңне, ал җамыңны.
*
Кара язмыш килеп төшкәнче башка,
Корып мәҗлес, эчик мәйләрне башта.
Җитәр бер дөньядан китәр вакытлар -
Суын да бирмәс ул бер тамчы, шашма!
*
Җиһан гиздем - гомерләр юлда үтте,
Үтәлмәде теләкләр, акча бетте;
Үкенмим тик, авыр булса да язмыш,
Гүзәллек һәм шәраб гел шәфкать итте.




Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
Җавап:
1 2 3 4 5 6 7 8 9
youtube.com нан видео интернеттан рәсем компьютердан рәсем сылтама компьютердан файл рус клавиатурасы транслитератор  цитата  куш тырнаклар оффтопик җыелган текст

бу хәбәрне модераторларга гына күрсәтергә
сылтамаларны актив итмәскә
Исем, серсүз:      теркәлергә    
Тему читают:
- катнашучы хәзер форумда
- катнашучы форумда юк
барлык даталар GMT форматында  3 сәг. Бүгенге хитлар: 25
Хокуклар: смайллар әйе, рәсемнәр әйе, шрифтлар юк, тавыш бирүләр юк
аватарлар әйе, сылтамаларны автоалыштыру тоташтырылган, тикшереп алу өзелгән, төзәтү юк



Бесплатные готовые дизайны для форумов