АвторХәбәр
администратор




Хәбәр: 327
Теркәлгән: 19.02.08
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 29.11.09 13:31. Баш исем: Нури Арсланов Гомәр Хәйям турында




Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
Җаваплар - 3 [яңаларын гына]


администратор




Хәбәр: 328
Теркәлгән: 19.02.08
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 29.11.09 16:54. Баш исем: Гомәр Хәйям робагыйлары.


ГОМӘР ХӘЙЯМ РОБАГЫЙЛАРЫ
Бөек шагыйрь һәм галим Гомәр Хәйям Иранда, Нишапур шәһәрендә, 1048 елның 18 маенда дөньяга килә. Атасы Ибраһим чатырлар тегү өчен тукымалар (хаймалар) тукучы һөнәр иясе булып, шагыйрь соңыннан үзенә әдәби кушаматны да шуннан ала.
Башлангыч белемне туган шәһәрендә алгач, Гомәр Хәйям, укуын дәвам иттерү өчен, Бәлх шәһәренә, аннан, ул вакытта мәдәни мәркәз булып саналган Сомәркандка күчә. Соңра, шаһзадә чакыртуы буенча Бохарага барып, сарай галиме вазифасын үти башлый. Бу вакытларда инде Хәйям талантлы математик, астроном һәм философ булып таныла. «Хорасан имамы; гасырның ин зур галиме; хәкыйкать исбатчысы; юнан фәннәре белгече; Көнчыгыш һәм Көнбатыш философлары остазы...»—үз вакытында Гомәр Хәйямга бирелгән хөрмәтле һәм дәрәҗәле исемнәрнең берничәсе менә шундый. Солтан Малик-шаһ вакытында Бөек сәл-җүкләр дәүләте Кытай чикләреннән алып Урта диңгезгә, һиндстаннан алын Византиягә кадәр киң җәелгән була. Шул Бөек дәүләттә солтан Малик-шаһның вәзире, зур укымышлы, талантлы дәүләт хакиме Низамелмөлек хөкем йөртә. Илдә сәнгать һәм сәүдә эшләре чәчәк ата. Зур шәһәрләрдә яңа мәдрәсәләр салына, Багдад шәһәрендәге «Низамия» академиясе яңадан аякка бастырыла.
Низамелмөлек Гомәр Хәйямны да яна дәүләтнең башкаласы Исфаһанга чакыртып алдыра, һәм яшь галим солтан сараеның иң хөрмәтле кешеләреннән берсенә әйләнә.
Монда аңа, заманының бөек астрономы буларак, дөньяда ин зур обсерватория төзү эше тапшырыла. Шул бинада ул, Рим папасы Григорий XIII кә кадәр биш йөз ел элек, яңа календарь төзи. Шунысы гаҗәп: ул төзегән календарь хәзерге без куллана торган календарьдан дөресрәк санала!
Гыйльми хезмәтләрен күздән кичергәч, шундый зур галим үз шигырьләрен кай арада язды икән дигән сорау туа. Анын робагыйлары (дүртьюллыклары), тирән фәлсәфи фикерләрне кыска һәм оста итеп әйтеп бирү белән бергә, шигъри матурлыгы, сурәтлелеге, ювелирларча нәфислеге, төгәллеге белән дә таң калдыралар. Тарихи мәгълүматларга караганда, Хәйямның шигырьләре күбрәк фәнни хезмәткә бирелеп утырган чакларында, уйланып калган араларда, фәнни трактатларның кырыйларына язылган була. Хәйям, шагыйрь буларак, Фирдәүси шигырьләренә бик зур бәя биреп, үзе язган шигырьләрдән һәрвакыт баш тарткан. Ләкин монда бер нәрсәне — ул заман шартларында дини хорафатларга каршы килгән, мәхәббәт һәм шәхес азатлыгына мактау җырлаган, ахирәт, җәннәт һәм җәһәннәмнәрне инкяр иткән шигырьләрне «Мин яздым!» дип әйтү — ислам нигезенә балта чабуны үз өстенә алу — мөмкин булмаган эш икәнен, әлбәттә, онытмаска кирәк. Шулай да, шагыйрьнен үз шигырьләреннән баш тартуына бу китаптагы анын кайбер робагыйларында «Хәйям» дип атап әйткән урыннары күнелдә шик уята төсле. Мәсәлән:
Бөтен шәйнең соңы — бетмәк-югалмак,
Шуңа, Хәйям, башың сауга куан син,—
ди ул бер робагыенда. Ләкин моны халык арасына кин таралган шигырьләргә «Хәйям» сүзен халык үзе өстәгәндер дип тә фараз итәргә була. Бәлки, чыннан да, шагыйрьнең үз язмасында «Хәйям» урынына «бәндә» яки башка сүз булгандыр?!.
Гомәр Хәйям үз әсәрләрендә кузгаткан фикерләре белән безнен халыкка аеруча якын: ул безгә бик билгеле 6vлган уртак динне — ислам динен тәнкыйтьли, үзенең фәнни-фалсәфи шигырьләрендә ачы тел белән дини хорафатлардан көлә. Хәйям робагыйларындагы күңел ачу, гыйш-гашрәт мотивлары да, беренче нәүбәттә, әнә шул дини хорафатларны фаш итү чарасы буларак кулланыла.
Форсатны кулдан ычкындырма, бүгенге көнеңнән файдаланып кал, ләкин теләкләреңдә комсыз булма, түрәлеккә, дәрәҗә казанырга омтылма, яшәүнең асылы анда түгел. Солтаннар, шаһлар да, батырлар, матурлар да — барысы да аяусыз «фәләк тәгәрмәче» астында тузанга әверелә. Хикмәт иясе теләкләрендә тыйнак булырга һәм, бер үк вакытта, үзенең кеше икәнен онытмаска тиеш, ә кешегә барлык кешелек сыйфатлары да хас булу килешә. Туфрактан яралганнар туфракка әйләнә,— димәк, теге дөнья юк, үлгәч терелмәк юк, кеше бер генә яши — кадерен бел! Менә, Кыскача әйткәндә, Гомәр Хәйямның үз шигырьләрендә алга сөргән төп фәлсәфәсе шул.
Хәйям үзенең фикерләве, дөньяга карашы белән безнең алга тормышка гашыйк оптимист, материалист булып килеп баса.
Озак еллар күп кенә галимнәр аның робагыйларыннан алтмышлабын гына нәкъ аның үзенеке дип кабул иттеләр. Ләкин соң¬гы елларда шагыйрьнең үз илендә шактый тулы басмасы чыгарылды. Анда инде без Гомәр Хәйямның дүрт йөзгә якын робагыен күрәбез. Әле хәзер дә шагыйрьнең күпме шигыре барлыгы төгәл билгеле түгел. Үз кулъязмалары әле һаман да табылмаган. Хәзергә билгеле булган кадәресе — галимнәрнең күп тырышлык һәм көч куеп эзләнүләре, сайлаулары нәтиҗәсендә җыелган өлеше генә. Киләчәктә әле яңадан-яңа энҗеләрнең табыла торуы мөмкин.
Ә 1919 елда галим һәм әдип Гали Рәхим (1892—1943), шагыйрьнең бер төркем робагыйларым тәрҗемә итеп, «Иран шагыйрьләре» исемле җыентыкта бастырып чыгара. Гомәр Хәйям иҗаты белән кызыксыну, аны татар теленә тәрҗемә итү эше совет чорында да дәвам иттерелә. Бу юлда бигрәк тә Хәсән Туфан (1900—1981) һәм Зыя Мансурлар зур тырышлык күрсәттеләр. Аларнык тәрҗемәләре дә киләчәктә дөнья күрер әле.
Мин исә җыентыкта укучыларга озак еллар буе үзем эшләп килгән тэржемәләрне тәкъдим итәм. Барлыгы — дүрт йөздән артык робагый. Алар турыдан-туры фарсычадан булмаса да, оригиналлары белән чагыштырылып һәм русча, үзбәкчә, казакъча тәрҗемәләреннән иҗади файдаланып эшләнделәр. Тәрҗемәләрнең сыйфаты турында фикер йөртү, әлбәттә, укучылар һәм әдәбият белгечләре хөкемендә.
Гомәр Хәйямныи моннан күп гасырлар элек язылган робагыйлары безнең заманда да Һаман тере, үзләренең фәлсәфи тирәнлеге, көләчлеге һәм нәфислеге белән зур эстетик ләззәт көченә ияләр.

Нури Арсланов




Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
администратор


Хәбәр: 76
Теркәлгән: 11.03.08
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 29.11.09 20:16. Баш исем: ислам дине дөр..


ислам дине дөрес. миннең белеүемчә дә г.х. ислам диненгә каршы йазган, г.х.ның күп кенә фикерләре йалгыш булган. бер аз конкрет тәнкыйтне http://forum.belem.ru/index.php?showtopic=618 да йаздым, шундагы бер ничә конкрет шигыренгә.

Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
администратор




Хәбәр: 329
Теркәлгән: 19.02.08
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 04.12.09 16:43. Баш исем: безгә бик билг..



 цитата:
безгә бик билгеле 6vлган уртак динне — ислам динен тәнкыйтьли, үзенең фәнни-фалсәфи шигырьләрендә ачы тел белән дини хорафатлардан көлә.



Нури Арсланов менә шулай дигән, ислам диненә каршы язган димәгән.

Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
Җавап:
1 2 3 4 5 6 7 8 9
youtube.com нан видео интернеттан рәсем компьютердан рәсем сылтама компьютердан файл рус клавиатурасы транслитератор  цитата  куш тырнаклар оффтопик җыелган текст

бу хәбәрне модераторларга гына күрсәтергә
сылтамаларны актив итмәскә
Исем, серсүз:      теркәлергә    
Тему читают:
- катнашучы хәзер форумда
- катнашучы форумда юк
барлык даталар GMT форматында  3 сәг. Бүгенге хитлар: 25
Хокуклар: смайллар әйе, рәсемнәр әйе, шрифтлар юк, тавыш бирүләр юк
аватарлар әйе, сылтамаларны автоалыштыру тоташтырылган, тикшереп алу өзелгән, төзәтү юк



Бесплатные готовые дизайны для форумов