АвторХәбәр
администратор




Хәбәр: 346
Теркәлгән: 19.02.08
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 14.08.10 16:13. Баш исем: Мәзәк вакыйгалар...


*
Рус теле дәресендә укытучы балаларга болай ди: "Кем белән утырганлыгыгызны русча язып, төрләндерегез, мәсәлән, "Я сижу с Вахитом" дип башлап китегез". Айрат Навил белән утыра. Дәфтәрләр җыеп алынгач, укытучы Айрат эшен укый, һәм бу язманы озак еллар онытмый, миңа да сөйләде - мин сезгә сөйлим:
Я сижу Навилю.
Ты сидишь Навилишь.
Он сидит Навилит.
Мы сидим Навилим.
Вы сидите Навилите.
Они сидят Навилят.
Менә шундый хәлләр!
*
Рамилгә компьютер алганнар. Үзе сөенә, күзләре уйчан. Сөенечен уртаклашты: "Бик матур компьютер, тартмасы да (система блогы, ягъни мәсәлән), тычканы да, клавиатурасы да кара төстә", - ди ул. "Нинди операцион система урнаштырылган: Windows 2000 ме, әллә XP мы", - дим. "Белмим инде, зәңгәр экранда англичча язулар",- ди Рамил. "Иртәгә шул язуларны бер кәгазьгә язып кил әле", -дигәч, язып килде бу. Volkov Commander булып чыкты. Сөйләшә торгач шул билгеле булды: әнисе белән базарга баргач, кибеттән компьютер алганнар. Операцион система урнаштыручы мастер каядыр киткән булган, көтеп торырга кушканнар. "Без көтеп тора алмыйбыз, югыйсә машина кайтып китә, аннары ничек кайтып җитербез соң без?" - дигән әнисе һәм яңа компьютерны тартмаларга тутырып, кайтып та киткәннәр. Урнаштырдык без Вәгыйзгә ХР ны, лицензиясез ләкин, пират дисклары бетмәгән бит...
*
Гөлсу җырлый белми, тумыштан колагына "аю баскан". Аның әнисе дә җырламый, күрәсең, Гөлсуга аның геннары тәэсир иткәндер. Кыз моны аңламый, мәктәптә концертларга әзерләнгәндә җырларга талпына, иптәшләрен матур җырлар белән шаккаттырасы киләдер инде. Укытучылар шуңа күрә аңа "шигырьләрне синнән дә яхшы сөйләүче юк", дигән булып, концертларда шигырьләр сөйләтәләр, скетчларда катнаштыралар. Гөлсуның әнисе класс җитәкчесен очратып, претензиясен белдергән: "Минем кызымны концертларда бер генә дә җырлатмыйсыз, шундый моңлы итеп җырлый бит ул. Кулларын опера җырчылары кебек күкрәгенә куеп җырлап җибәрсә, күршеләребезнең күңелләре тула, кулъяулыклары белән күзләрен сөртергә тотыналар, тын алмый тыңлыйлар" - , ди. Класс җитәкчесе бездән киңәш сорый, әллә алдагы мәктәп концертында берәр гадиерәк җыр белән чыгыш ясасынмы, ди. Оятка калдырмыйк кызны мәктәп алдында, укучылар аннан көлеп йөрерләр бертуктаусыз, дидек. Үзенең җырлый алмаганын бераздан үзе дә аңлар, ә күршеләренең елавы бәлки аны кызганудандыр...
*
Җәйге җылы кичтә, көн сүрелгәч, бабайлар көн буе көтүдә йөргән сыерларын ял иттерергә яшел чирәмгә алып чыгалар. Шул вакытта авылда булып узган төрле вакыйгаларны искә төшерәләр. Менә шуларның берсе.
Авылыбызда тыңкышлыгы аркасында Ноһ-ноһ Гарәфе дип кушамат тагылган бер кеше яшәгән. Берзаман хатынына бала табарга вакыт җиткән. Гарәф ишек алдына чыга, үзенең вак - төяк эшләрен карап йөри. Хатыннар өйдә тапканнар баланы электә, больницада түгел.
Күп тә узмый, өйдән чыгып, сөенче алалар. Сөенә билгеле Гарәф абый, күптән көткәннәр бит. Әмма күпмедер вакыттан яңадан чыгып бала тууын хәбәр иткәч, уйга кала, үстерәсе дә бар бит... Ләкин игезәк балалар да көн саен туып тормыйлар, горурланырлык урын да бар кебек. Тынычлана абзый, тагын үз эшләренә керешә. Тик бераздан "Өченче балаң туды!" дигәнгә каршы "Утны сүндерегез! Яктыга чыгалар булыр!"- дип кычкырып җибәрмичә булдыра алмый...
*
Вәгыйзь кечкенә вакытта телевизордан парашютистларны күреп, "һава авыруы" белән авырырга тотынды. Ничек кенә парашюттан сикереп карарга? Әнисе яулыклары белән уздырган экспериментлар зуррак материя кирәклекне, ә сикерү өчен койма биеклеге генә җитмәгәнлекне дәлилләделәр. Дусты Алмаз белән киңәшкәннән соң, парашют материалын простыня, ә парашют бауларын кер киптерә торган баудан ясаганда хыялны тормышка ашырып булачагына төшенделәр. Сикерү өчен каенлыктагы берәр ботаклырак агач яхшы - сикерер алдыннан утырып, хәзерләнү эшләрен иркенләп эшләп була.
Шулай иттеләр дә. Алмаз өскәрәк менеп, "парашютны" тотып торды, Вәгыйзь түбәндәге ботакка утырып, җайлап кына төшеп китәргә әзерләнде. Бер, ике, өч! - дип санадылар да, Алмаз простыняны ычкындырды, Вәгыйзь урыныннан аска шуды. Очу ләззәте бик кыска булды, каен төбендәге яшел чирәмгә гөрселдәп сыланды ул. Алмаз ашыга - ашыга түбәнгә төшкәндә күзләрен ачмаган иде әле. Ачкач та бер ун минутлап үзенең кая икәнлеген, нишләп йөргәнен аңлый алмады.
Башка парашют турында сүз булмады, Вәгыйзьнең бу хыялы үзеннән - үзе сүнде. Кем хыялланмаган соң кечкенә вакытта, нинди генә уйлар белән янып - көеп йөрмәгән? Әгәр барлык хыяллар да тормышка аша барса, бәлки болай кызык булмас та иде бу дөньяларда!
*


Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
Яңа җаваплар юк


Җавап:
1 2 3 4 5 6 7 8 9
youtube.com нан видео интернеттан рәсем компьютердан рәсем сылтама компьютердан файл рус клавиатурасы транслитератор  цитата  куш тырнаклар оффтопик җыелган текст

бу хәбәрне модераторларга гына күрсәтергә
сылтамаларны актив итмәскә
Исем, серсүз:      теркәлергә    
Тему читают:
- катнашучы хәзер форумда
- катнашучы форумда юк
барлык даталар GMT форматында  3 сәг. Бүгенге хитлар: 15
Хокуклар: смайллар әйе, рәсемнәр әйе, шрифтлар юк, тавыш бирүләр юк
аватарлар әйе, сылтамаларны автоалыштыру тоташтырылган, тикшереп алу өзелгән, төзәтү юк



Бесплатные готовые дизайны для форумов