АвторХәбәр
Дус




Хәбәр: 25
Теркәлгән: 07.03.08
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 22.03.08 08:31. Баш исем: Килен һәм каенана


Болай диеп сораганнар,
100 яшьле бер әбидән:
"Озак яшәвеңнен серен
Күрәсең, әби, нидән?"

Әби әйтте, елмаеп:
"Һич серем юк күңлемдә,
Озак яшәвем белән,
Рәхмәтлемен киленгә...
Иртә таңнан уятты,
Саф һавада йоклатты.
Өскә җиңел кидертте,
Көне буе җүгертте..
Кулым гел эштә булды,
Билем гел нечкә булды.
Вакыт калмады чиргә,
Япь-яшь кызлар шикелле
Йөрим әле бүген дә.
Рәхмәт инде киленгә...
Бирмәде ул үлемгә".

Әби шулай дигән дә,
Көянтәсен элгән дә.
Чишмәгә суга чапкан.
Чөнки, килене кайткан!

Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
Җаваплар - 3 [яңаларын гына]


администратор




Хәбәр: 103
Теркәлгән: 19.02.08
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 08.05.08 11:36. Баш исем: Авылларга килеп ..


Авылларга килеп җитте асфальт юллар,
Шул юллардан йөгерә яңа автобуслар.
Башкалага барып кайта авыл халкы
Кирәк икән, хәтта көнгә ике тапкыр.

Менә рәхәт! Менә җәннәт! Авыл, яшә!
Ике кибет әнә тегендә, янәшә.
Нинди генә нигъмәт, товар юк аларда,
Киви, ананас дисеңме, бар банан да.

Узды лимонга Мәскәүгә барган чорлар.
Мобильниклы авылдагы егет-кызлар.
Ә ул бик кирәкле шәйдер һәр кешегә,
Җайлы нәрсә - автобуста сөйләшергә.

Автобус Казанга бара - тизрәк барсын!
Автобуслар йөргәч, авылда кем калсын?
Мөгрәп кала сыерлары, сарыклары...
Безнең максат - акчалы уку йортлары.

Кесәләрдә - үгез сатып җыйган акча.
Акча бирүчән шулай ук ындыр, бакча.
Безгә нипачум зачетлар, экзаменнар,
Акча барда бар да дус һәм барысы яр.

Авыл, көтмә безне, көтмә! Без кайтмабыз!
Бездәйләргә шәһәрләрдә яшәү фарыз.
Хәлегезне белешербез мобильниктан,
Мобильниклар алар шуның өчен чыккан.


Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
администратор




Хәбәр: 194
Теркәлгән: 19.02.08
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 22.01.09 09:57. Баш исем: Кризис


Күпме эшче, хезмәт халкы эшсез кала -
Ай, кризис бара парин, бик авыр бит...
Кибеттә Минул карт акча алмаштыра:
"Сәдака хәзер ун түгел, илле сум", - дип.

Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
администратор




Хәбәр: 195
Теркәлгән: 19.02.08
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 22.01.09 10:02. Баш исем: "Белемле" булгач...


Берәү әлифне таяк дип белми иде.
Кеше итте укытучы - азапланды.
Остазыннан хәзер качып йөри инде -
Ул бит күргән бу адәмнең надан чагын...

Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
Җавап:
1 2 3 4 5 6 7 8 9
youtube.com нан видео интернеттан рәсем компьютердан рәсем сылтама компьютердан файл рус клавиатурасы транслитератор  цитата  куш тырнаклар оффтопик җыелган текст

бу хәбәрне модераторларга гына күрсәтергә
сылтамаларны актив итмәскә
Исем, серсүз:      теркәлергә    
Тему читают:
- катнашучы хәзер форумда
- катнашучы форумда юк
барлык даталар GMT форматында  3 сәг. Бүгенге хитлар: 15
Хокуклар: смайллар әйе, рәсемнәр әйе, шрифтлар юк, тавыш бирүләр юк
аватарлар әйе, сылтамаларны автоалыштыру тоташтырылган, тикшереп алу өзелгән, төзәтү юк



Бесплатные готовые дизайны для форумов