АвторХәбәр
администратор




Хәбәр: 345
Теркәлгән: 19.02.08
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 14.08.10 15:59. Баш исем: Шигырьләр.


Информатика өлкәсенә яңа, "чи татарча" терминнар тәкъдим итүчеләр арасында Казан лицейлары укытучылары, татар теле белгечләре (исемлеләре дә!) булды. Аларның кайбер "чи татарча терминнарын" кулланып, бераз гына Тукайчалатып язылган шигырь дип кабул итегез:

Өстәл өсләремдә ЖК күрәгем бар,
Як - ягында тавыш җайланмасы бер пар.
Системаның блогы ла түбәндәрәк,
Өстәвенә агынтылы басагы бар.

Яшькелт күзле, ак тәнле сылу төймәсар,
Күзкәеңдә сихри көч бар, сихри моң бар.
Шул көчләрең вә моңнарың мине тарта,
Моннан башка тәкый гаҗәп дыңнарың бар.

Кыстырырга DVD вә CD ың бар,
Аны тыккач, пыжылдау бар, чыжылдау бар...
Сикереп китәм CD ларым тетелеп киткәч,
CD - ROM ны елый - елый чистарткан бар.

Илһам бирче, йөз дә дүртле төймәсарым,
Иҗат җимешемне көтә безнең форум.
Арттан мине охшатмады казанлылар,
Әмма алдан - тәкый гаҗәп дыңнарым бар...

Яңа уку елына әзерләнүче мөгаллим һәм мөгаллимәләргә.

Чишмә буе, кошлар туе, җәйге челлә...
Су эчәләр, көч җыялар, хәл җыялар.
Күп тормаслар, күтәрелеп салкын көздә
Җылы якка китәр алар, очар алар.

Мәктәп - чишмә, олы чишмә, изге чишмә,
Белем башы - тупла аны, сеңдер аны.
Укытучы! Сугар осталыгың белән
Шул белемгә сусап килгән балаларны...

Күзкәйләре синең йөздә, синең күздә,
Сулыш алмый көтә алар, тыңлый алар.
Иң акыллы, иң - иң чибәр һәм иң гадел
Кеше - ул син диеп уйлый бүген алар.

"Аномаль кыш..."

Быел кыш соң килде, нәрсә ул - ялкаумы?
Әллә соң оныткан, хәтере таркаумы?

Теләде салкын кыш вакытында килергә,
Бураннар чыгарып, карларын өергә.

Усал көз, пычрак көз каршына чыкты да
Ыржайды елмаеп, чабуын тотты да.

Карышырга бабайның хәлләре булмады,
Ай ярым гомерен пычрак көз урлады...
2007.

Моннан берничә ел элек кенә бер төркем "татар теле белгече" XP операцион системасының татарча вариантын эшләделәр. Татарча "төргәкне" алып, урнаштырып карадым. Шул көнне үк алып ыргыттым, әлеге "белгечләрнең" эше - вакытны бушка уздыру икәнлеге аңлашылды.

Әнә чеп - чи бәрәңге кәлҗемәсе,
Менә XP - татарча тәрҗемәсе.
(Г.Тукайга ияреп).


Ул кәҗәне кайда күрсәң, шунда кыйна,
Язык булмас, бәлки савап булыр имди... (Г.Тукай).


Гайбәтченең ике теле булыр имеш,
Берсе әче, берсе татлы булыр имеш,
Һәр хәбәрне беренче ул белер имеш,
Әмма сөйләр аны кире яктан имди.

Борынын сузып, йөрер һаман урамнарда,
Туктата алмас яңгыры да, бураны да.
Иснәнер ул көнне белми, төнне белми -
Актив тормыш алып барыр - таза! - имди.

Озатыр ул бәндәләрне кабергә дә,
Саранланмас яхшы, матур сүзләргә дә.
Агызыр яшь - энҗе кеби, күзләрдән дә,
Бер сәгатьтән атын сатып йөрер имди.

Бетәр гайбәтче тик фәкать дөнья бетсә,
Китап язган ахырзаман килеп җитсә,
Дүрт ягында дүрт снаряд шартлап китсә -
Барча халык үләр, ә ул калыр имди...

Көнләшмим мин хәзер...

Балачакта, иртә язда,
Кыр казларын күргәнем бар.
Биектән очкан казларга
Көнләшеп тә йөргәнем бар.

Ул чорда казлар аз иде,
Тавышлары моңлы иде.
Күрсәң күрдең, күрмәсәң юк -
Мираж көн дә булмый инде.

Гадәт китми, чир китсә дә,
Һәр яз казлар кайта тора.
"Экология..." дисәк тә,
Баш саннары арта тора.

Күкне иңләп кайта алар -
Йөзләр дә бар, меңнәр дә бар.
Көнләшмим мин сезгә, казлар -
Самолетта очканым бар...



Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
Җаваплар - 1 [яңаларын гына]


администратор




Хәбәр: 347
Теркәлгән: 19.02.08
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 16.08.10 10:23. Баш исем: Авыл, нихәл? ..


Авыл, нихәл?

Авылларга килеп җитте асфальт юллар,
Шул юллардан йөгерә яңа автобуслар.
Башкалага барып кайта авыл халкы
Кирәк икән, хәтта көнгә ике тапкыр.

Менә рәхәт! Менә җәннәт! Авыл, яшә!
Ике кибет әнә тегендә, янәшә.
Нинди генә нигъмәт, товар юк аларда,
Киви, ананас дисеңме, бар банан да.

Узды лимонга Мәскәүгә барган чорлар.
Мобильниклы авылдагы егет-кызлар.
Ә ул бик кирәкле шәйдер һәр кешегә,
Җайлы нәрсә - автобуста сөйләшергә.

Автобус Казанга бара - тизрәк барсын!
Автобуслар йөргәч, авылда кем калсын?
Мөгрәп кала сыерлары, сарыклары...
Безнең максат - акчалы уку йортлары.

Кесәләрдә - үгез сатып җыйган акча.
Акча бирүчән шулай ук ындыр, бакча.
Безгә нипачум зачетлар, экзаменнар,
Акча барда бар да дус һәм барысы яр.

Авыл, көтмә безне, көтмә! Без кайтмабыз!
Бездәйләргә шәһәрләрдә яшәү фарыз.
Хәлегезне белешербез мобильниктан,
Мобильниклар алар шуның өчен чыккан.
*
Онык китте...

Үтте кышлар, узды язлар, җәйләр килде.
Онык телефоннан:"Бабай, кайтам!"- диде.
Йөрәк сикерә парин, гүя урыны тар!
Бик сөенсә, шундый сәер гадәте бар.

Онык кайтты! Дөнья тулды тавыш белән,
Йорт буенча сикерә - сикерә чабыш белән.
"Хәрәкәттә - бәрәкәт!" - дип әйткән кемдер,
Бу бәрәкәт оныгымда аз түгелдер.

Ну нервыны ашый парин, кайчакларда...
Батып кайта аяз көнне пычракларга.
Бертуктаусыз үз туксанын туксанлый гел:
"Син, бабай,- ди, аңлый торган кеше түгел!"

Уза көннәр, узды атна, узды бер ай.
Кайчак тешләремне каты кысам, малай.
"Әгәр әтисе булсам! -, дим, каеш белән!"
Йөрәк кулны тотып тора - үзем беләм.

Үтте җәйләр, көзләр килде, күп су акты.
Машинада әти - әнисе дә кайтты.
"Бабай, сау бул, пока!" - диде, онык китте.
Өйдә тып-тын, карчык та мин, чыр-чу бетте.

Һәр әйбернең үз урыны бар яңадан.
Күр син аны - менә, ботинкалар калган!
Юып куйдым, кайтыр әле, тагын кияр,
"Кайчан печәнга барабыз, бабай?" - дияр.

Арахисы стакан төбендә калган...
Күргән саен йөрәк әллә нишләп куя.
Нәүмизләнеп кенә басма кырыеннан
Ботинкасы миңа таба карап тора...

Кайтып керер, сорар кебек чикләвеген,
Ботинкасын кияр кебек аягына.
Китте онык... Йөрәгемнең бер кисәген
Үзе белән алып китте Казанына.

Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
Җавап:
1 2 3 4 5 6 7 8 9
youtube.com нан видео интернеттан рәсем компьютердан рәсем сылтама компьютердан файл рус клавиатурасы транслитератор  цитата  куш тырнаклар оффтопик җыелган текст

бу хәбәрне модераторларга гына күрсәтергә
сылтамаларны актив итмәскә
Исем, серсүз:      теркәлергә    
Тему читают:
- катнашучы хәзер форумда
- катнашучы форумда юк
барлык даталар GMT форматында  3 сәг. Бүгенге хитлар: 9
Хокуклар: смайллар әйе, рәсемнәр әйе, шрифтлар юк, тавыш бирүләр юк
аватарлар әйе, сылтамаларны автоалыштыру тоташтырылган, тикшереп алу өзелгән, төзәтү юк



Бесплатные готовые дизайны для форумов